Лениногорск районында гомумшәһәр вакансияләр ярминкәсе узды

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

18 май көнне Лениногорскның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә гомумшәһәр вакансияләр ярминкәсе узачак. 

Чарада түбәндәге предприятие вәкилләре катнашыр дип көтелә: ҖЧҖ "Водоканал" , ҖЧҖ "Самитек-М", ҖЧҖ "Ялтау Агрофирмасы", ҖЧҖ "Шифа", ҖЧҖ "Контакт-с", ҖЧҖ "Оптовик", ҖЧҖ "Лениногорск җылылык челтәрләре", "ДБУ Лениногорск балалар йорты", ДАССО "Лениногорск үзәк район хастаханәсе", ҖЧҖ "Альдем".

Ярминкә барышында эш бирүчеләр түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итәчәк: менеджер, бухгалтер, АГП машинисты, слесарь, автомобиль йөртүче, йөк төяүче, урам себерүче, сатучы, кассир, инженер, пешекче, медицина белгечлеге һ.б.

Чара Лениногорск шәһәре, Гагарин урамы, 51 йорт адресы буенча уза. 

Башлана 10:00 сәгатьтә 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International