Татарстан Республикасында "Безнең кадерле ветеран" проекты гамәлгә ашырыла

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

Бүген "Безнең кадерле ветеран" социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш сәфәре белән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Әлки һәм Спас  интернат-йортларында булып кайтты. 

Делегация составында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, ТР ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы Республика Советы рәисе Хәбир Иштирәков,  ТР сәламәтлек саклау Министрлыгының дәвалау һәм профилактика ярдәме идарәсе җитәкчесе Ирина Малышева, Әлки һәм Спас районнары башкарма комитет вәкилләре, Попечительлек советлары әгъзалары һәм башка җитәкче затлар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, "Безнең кадерле ветеран" проекты 2014нче елның апрелендә стационарларда яшәүче һәм дәваланучы Бөек Ватан сугышы ветераннарының яшәү шартларын яхшырту максаты белән старт алган иде. 

Проектының икенче этабы интернат-йортларда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына игътибар арттырды. Әйтик, Әлкинең  өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 51 кеше, Спассның интернат-йортында 58 кеше гомер итә. Әлеге проект учреждениеләрдә алтышар тыл хезмәтчәнен һәм Бөек Ватан сугышы ветераны үз эченә алды. Бүгенге көндә алар барысы да ремонтланган һәм төзекләндерелгән бүлмәләрендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International