Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы алдыннан Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тантаналы музыкаль-патриотик чара узды.
Ветераннарны котларга 3 нче һәм 5 нче санлы мәктәпләрнең волонтерлары килгән иде.
Балалар шигырьләр сөйләде, сугыш еллары турында җырлар, такмаклар башкарды, әдәби-музыкаль композицияләр күрсәтте.