Казан Ретта синдромы буенча дөньякүләм конгрессын кабул итәчәк

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында Казанда Ретта синдромы буенча VIII Дөньякүләм конгрессын уздыруга багышланган  пресс-конференция үтте. 

Чарада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасыры Ирина Просвирякова, Ретта синдромы Ассоциациясе идарәсе рәисе Ольга Тимуца һәм башкалар катнашты.

Министр урынбасыры Ирина Просвирякова билгеләп үткәнчә, республикада балалар өчен 13, зурлар өчен 6 тернәкләндерү үзәге бар. Конгрессның максаты - әлеге авыруга яңа фәнни алымнар табу. Бер генә бала да тернәкләндерүдән читтә калырга тиеш түгел, - дип өстәде Министрлык спикеры.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International