Татарстан Республикасында эшсезләр саны кимү күзәтелә

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

2016 нчы елның 10 нсы май көненә республикада эшсезләр саны 17957 кешене тәшкил итә. Узган атнага караганда бу 141 кешегә кимрәк. Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе 0,87%ка тиң.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 27654 вакантлы урын теркәлгән. Үткән атнада гына эш бирүчеләр 2007 эш урыны ачык дип белдергән. 

4нче майдан алып, 10 нчы майга кадәр вакыт аралыгында 764 татарстанлы эшсез дип танылган. Алар арасында 400 кеше үз теләге белән эштән киткән булса, 69 кешенең эштән китүенә исә оешма бетү яки кыскартылу сәбәп булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International