4 нче майдан алып, 10 нчы майга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә - 103 кеше, шулай ук азлап һәм күпләп сату өлкәсендә - 90 кеше.
Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эшсез дип танылучылар саны түбәндәгечә билгеләнә:
белем бирү – 44, күчемсез мөлкәт белән операцияләр тармагында – 44, транспорт һәм элемтә өлкәсендә – 41, энергетика тармагында – 25, коммуналь хезмәтләрдә – 35, сәламәтлек саклауда – 26, авыл хуҗалыгында – 13, дәүләт хезмәтендә – 28, финанс эшчәнлектә – 39, кунакханә бизнесында – 14, файдалы казылмалар табуда – 9 кеше.