Түбән Каманың "Балкыш" приютында комплекслы дәрес узды

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

"2014-2016 елларда яшьләргә патриотик тәрбия бирү" ярдәмче программа кысаларында Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Сәйдәш Нурлары" программасы буенча комплекслы дәрес узды.

Бу дәрестә приютта тәрбияләнүче балалар татар композиторы Салих Сәйдәшев музыкаль әсәрләре астында Казанның истәлекле урыннары белән танышты. Дәреснең иҗади өлеше "Казан - минем башкалам, яратам сине" темасына фотоколлаж төзү белән тәмамланды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International