"Җиңү һәркемнең күңелендә" чарасы Балтачның "Наз" үзгендә оештырылды

2016 елның 10 мае, сишәмбе

Шушы көннәрдә Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Балтачның “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Халыклар дуслыгы” музее һәм Чепья китапханәсе хезмәткәре тарафыннан “Җиңү һәркемнең күңелендә” исеме астында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Чарада сугыш алды баласы, күп еллар шифаханәдә хезмәт күрсәткән Елизавета Абрамова сугыш чорындагы узган вакыйгаларын сөйләде. Биредә тернүкләнү узучы тыл ветераннары да бу әңгәмәгә кушылдылар. Кичәнең төп кунаклары булган Балтач районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм “Наз” үзәге директоры Гөлнара Әхмадиева бәйрәм уңаеннан тернәкләнүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

Чара ахырында “Халыклар дуслыгы” музее хезмәткәрләре Бөек Җиңүгә багышланган презентация күрсәтте һәм өлкәннәргә георгий тасмалары таратты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International