Балтачның “Наз” үзәгендә тернәкләнү узучылар бөек шагыйрьгә багышланган музейда булып кайтты

2016 елның 10 мае, сишәмбе

 Бүген “Социаль туризм” программасы кысаларында Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләнү узучы тыл ветераннары, инвалидлар hәм пенсионерлар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеенда  экскурсиядә булдылар.

Өлкәннәргә экскурсовод язма материаллар, китаплар, фотосурәтләр, авыл һәм шәһәр көнкүреше әйберләрен күрсәтеп, язучының тормыш юлын, иҗатын аңлатып узды. Шагыйрьнең юбилеена багышлап ачылган Сәгди абый бакчасында тернәкләнүчеләрне Тукайның әкият геройлары каршы алды.

Оештыручылар сүзләренә караганда, әлеге экскурсияләр татар халкының бөек шәхесләре турындагы мәгълүмәт белән күбрәк танышырга ярдәм итә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International