Бүген Балтач районының Югары Шубан авылында яшәүче тыл ветераны Кәшифә Зариповага 90 яшь тулды.
Балтач район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Шубан авыл җирлеге вәкиле Ләйсән Шәйхетдинова, җаваплылыгы чикләнгән «Алга» җәмгыяте икътисадчы Фаиль Шигапов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Владимир Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.