Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында иҗади төркем булып кайтты

2016 елның 6 мае, җомга

"Язгы игелек атнасы – изге эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" республика акциясе кысаларында Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Меркурий" тренинг үзәге иҗади төркеме булып кайтты. 

Бу юлы да кунакларны биредә яшәүчеләр җылы каршы алды. Артистлар бай һәм күңелгә үтәрлек концерт программасы күрсәтте. Әби-бабайлар өчен алар рус һәм татар телләрендә җырлар башкарды, биеде, биредә хәтта гимнастлар, акробатлар чыгыш ясады. 

Икесәгатлек программа бер тында узды. Артистлар биредә яшәүчеләргә татлы бүләкләр дә тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International