Балтачның "Наз" үзәге директоры Арчаның интернат-йортында булып кайтты

2016 елның 6 мае, җомга

Бүген "Җиңү язы" акциясе кысаларында балтачлылар интернат-йортларда яшәүче өлкәннәр белән очрашу оештырды.

Ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Ранис Вафин, Каенсар авыл старостасы Мәрхәт Гилембанов, Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче  Рәхимулла Гайсин янында булы кайтты.

Ветеранга район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән азык-төлек җыелма пакты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International