Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган чаралар Буада уза

2016 елның 6 мае, җомга

Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Җиңүнең 71 еллыгына багышланган чаралар үткәрә. 

Шулай итеп, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Преодоление" клубы  әгъзалары өчен туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды. 

"Радуга" клубы әгъзалары ветераннарга открыткалар ясау буенча дәрестә катнашты. 

Белгечләр сүзләренә караганда, мондый дәресләр иҗади сәләтне генә үстереп калмый, балаларда патриотлык хисе һәм өлкән буынга ихтирам тәрбияли. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International