Бухгалтер, интерьерлар дизайны, ландшафтлы дизайн, ташчы, штукатур, маляр белгечлекләре буенча бушлай укыту өчен төркемнәр туплау дәвам итә, дип хәбәр җиткерә Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, апрель аенда "Электрогазосварщик", "Электр җиһазларын ремонтлаучы һәм хезмәт күрсәтүче", "ЭВМ операторы", "Пешекче", "Маникюрша" һөнәрләре буенча төркемнәр оешты. Кадрларны үстерү төбәк агентлыгы аша 67 кеше укуга кереште.
Шулай ук шушы көннәрдә "Парикмахер" һөнәре буенча курслар тәмамланды. Биредә квалификация имтиханын 13 кеше уңышлы тапшырды.