"Җиңү язы" акциясе кысаларында Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Җиңү көненә багышланган бәйрәм узды.
Тернәкләнү курсы узучы малайлар һәм кызлар биредә кызыксынып сугыш көннәре, солдатларның батырлыгы турында видеоязма карады, шигырьләр сөйләде һәм җырлар башкарды.