Балтачның Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән котладылар

2016 елның 6 мае, җомга

Кичә "Җиңү язы" акциясе кысаларында  Борбаш авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимов, районның ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин директоры,  Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе  Гөлнара Әхмәдиева Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче якташлары янында булып кайтты. 

Район башлыгы исеменнән аларга азык-төлек җыелмалары тапшырылды. 

Шулай ук шушы көннәрдә "Волонтер" үзәге активистлары Борбаш авыл җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучы Нәҗипов Гаптелгани Назип улында кунакта булды. 

Волонтерлар аңа кулдан эшләнгән открыткалар,  Балтач районы башлыгы Рамил Нутфуллин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшырды. Ветеранга нык сәламәтлек, изге теләкләр теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International