Ел саен Җиңү Көне алдыннан Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тематик чаралар уза.
Быел да искәрмә булмады: "Батырлык дәресләрендә" балалар Бөек Ватан сугышы һәм совет халкының батырлыгы турында белде, һәлак булган геройлар хөрмәтенә куелган һәйкәлләр белән танышты.