Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "Туган як патриотлары" программа кысаларында Җиңүнең 71 елллыгы уңаеннан чара узды.
Оештыручылар сүзләренә караганда, чараның максаты - балигъ булмаганнар арасында ветераннарга карата ватанпәрвәрлек һәм хөрмәт хисе тәрбияләү.
Әлеге чара "Изге сугыш" җыры белән башланып китте. Сораштыру барышында балалар сугыш турында үзләренең белемнәрен күрсәтте. Очрашу ахырында алар үз куллары кәгазь күгәрченнәр ясады. Дәрестә 22 бала катнашты.