"Җиңү язы" республика акциясен тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар геройлар батырлыгын сурәтләүче рәсемнәр әзерләүдә катнашты.
Күргәзмәне оештыру өчен алдан зур эшләр башкарылды: тәрбияләнүчеләр белән әңгәмәләр, тематик дәресләр үтте, Бөек Ватан сугышы турында китап һәм шигырьләр укылды.