Буада Бөек Ватан сугышы ветераннарын зурладылар

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре җирле үзидарә советы ярдәме белән Бөек Ватан сугышы ветераннары янында булып кайтты, аларның социаль паспортларын актуальләштерде. 

Белгечләр сүзләренә караганда, Буа районында 1477 ветеран яши.  Традиция буенча аларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Азат Айзатуллов исеменнән котлау хатлары җибәрелде.

Районда яшәүче 425 Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышта һәлак булганнарның тол хатыннарына азык-төлек бүләк җыелмалары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International