Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү кысаларында кичә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Җиңүчегә открытка" дип исемләнгән комплекслы дәрес узды.
Дәрес сугыш елларында һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән башланды. Аннары приют карамагындагы балалар Бөек Ватан сугышы башлану турында презентация карады.
Дәреснең гамәли өлешендә балалар ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә бәйрәмдә тапшыру өчен үз куллары белән открыткалар ясады.