Питрәчнең "Шатлык" приютында тәрбияләнүчеләр истәлекле урыннарда булып кайтты

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

"Җиңү язы” дип исемләнгән республика акциясе кысаларында кичә Питрәчнең "Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Лидия Дементьева балалар өчен Җиңү паркына экскурсия оештырды.

Лидия Ивановна баларга һәйкәлләрнең тарихы турында сөйләде. Бөек Ватан сугышында батырлык күрсәткән Гаврилов Петр Михайловичка, Осипов Василий Ивановичка, Камалиев Галимҗан Камалиевичка куелган һәйкәлләр белән таныштырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International