Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагыларның Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләве күркәм традициягә әверелде.
Шушы көннәрдә балалар тәрбиячеләре белән берлектә сугыш ветераны Леонид Николаевич Стебнев янында булып кайтты. Балалар шигырьләр укыды, сугыш еллары җырларын башкарды, ветеранга плед бүләк итте.