Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Яшел Үзәннең "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасындагы "Осталар шәһәре" клубы әгъзалары Галина Ивановна Киселеа янында булып кайтты.
Галина Ивановна балаларга үзенең тормыш тарихын сөйләде, сугыш вакыйгаларын искә алды. Балалар ветеранны зур кызыксыну белән тыңлады, очрашу ахырында үз куллары белән ясаган чәчәкләр һәм открыткалар тапшырды.