Бүген Кама Тамагының "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлеге психологы Маргарита Матвеева Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган чара үткәрде.
Чара сугыш елларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнарны искә алып, бер минут тынлык белән башланды. Аннан соң психолог тарихи фактларны сөйләде, видеоязмалар күрсәтте.