Узган атнада республикада эшсезлек дәрәҗәсе кимеде

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

3 нче май көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 18098 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 334 кешегә кимрәк.

Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,88% тәшкил итә.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 27430га тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 1709  эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 539 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 265е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 62 татарстанлы оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International