27 нче апрельдан алып 3 нче майга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр азлап һәм күпләп сату өлкәсендә: монда 91 кеше эшсез калган. Шулай ук эштән китүчеләрнең күп саны эшкәртү сәнәгате өлкәсендә - 78 кеше.
Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эшсез дип танылучылар саны түбәндәгечә билгеләнә: төзелеш өлкәсендә – 28 кеше, транспорт һәм элемтә – 21, коммуналь хезмәтләр күрсәтү – 23, финанс эшчәнлек – 28, мәгариф – 20, күчемсез милек белән операцияләр – 32, сәламәтлек саклау – 8, хәрби иминлекне тәэмин итү һәм дәүләт идарәсе – 12, авыл хуҗалыгы – 23, файдалы казылмалар чыгару – 7, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 6, газ, су, электр энергиясе җитештерү һәм бүлү – 8.