Агымдагы елның 3 нче май көненә Казанда рәсми рәвештә 5506 эшсез кеше исәпләнә. Бу узган хисап атнасы белән чагыштырганда 42 кешегә кимрәк.
Шулай ук эшсезләр саны Чаллыда, Алабугада, Менделеевскида, Кама Аланында һәм Чистайда кимеде. Соңгы мәгълүматларга караганда, исәптә торучылар 2782, 508, 151, 261 һәм 222гә тиң.
Яшел Үзән һәм Түбән Камада зур булмаган санда эшсезлек артуы күзәтелә.