"Минем булачак һөнәрем" рәсем конкурсы Яшел Үзәндә узды

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге муниципаль мәгариф Идарәсе белән берлектә гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 1-4 сыйныф укучылары өчен "Минем булачак һөнәрем" дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырды. Әлеге чара халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәтенә  25 ел тулу уңаеннан узды. 

Тантаналы чарада балалар дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде. Җиңүчеләрнең эшләре балалар иҗаты үзәгендә урнаштырылды..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International