Сарманның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белегечләре һөнәри юнәлеш бирүче чаралар оештыра

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

Сарманның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирүче чаралар оештырды. 

Шулай итеп, мәктәптә "Һөнәрләр диңгезенә сәяхәт" темасына ачык дәрес оештырылды. Биредә балаларга һөнәрләр турында сөйләделәр, слайдлар күрсәттеләр, шәхес тибын билгеләүче тест үткәрделәр. 

3 нче санды балалар бакчасында "Мин кем булырга телим" темасына кул эшләнмәләре һәм рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Катнашучыларга грамоталар һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырдылар, һөнәрләр турында мультфильм күрсәттеләр.

Шулай ук шушы көннәрдә Сарманның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International