Менделеевскның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар "Шаян" халык бию ансамбленең отчет концертында булып кайтты.
Концерт Сергей Гассар исемендәге Мәдәният йортында узды. Концерт программасында заманча һәм халык хореографиясе белән төрле номерлар тәкъдим ителде.