Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда халыкны эш белән тэәмин итү дәүләт хезмәте оешуга 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте.
Бу кичәгә күп кенә мәртәбәле кунаклар килгән иде. Алар мәшгульлек үзәге белгечләрен, ветераннарын шушы мәшһүр юбилей белән тәбрик иттеләр. Шулардан Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының профессиональ укыту һәм профессиональ ориентация бүлеге башлыгы Тонконог Софья Львовна, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты Аппарат җитәкчесе Әхматова Гөлнар Кари кызы , Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Закиров Рөстәм Илдус улы, ПАҖ “КАМАЗ”ның персонал белән эшләү Департаменты җитәкчесе Михеева Светлана Александровна үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр һәм чыгыш ясадылар.
Шулай ук кичәгә күп кенә шәһәр оешмалары җитәкчеләре һәм мәшгульлек хезмәте ветераннары чакырылган иде.
Кичә төрле концерт чыгышлары белән үрелеп алып барылды. Хезмәткәрләр, ветераннар һәм чакырылган кунакларга мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре көче белән төшерелгән видеоязма тәкъдим ителде.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты һәм ПАҖ “КАМАЗ” җитәкчелеге исеменнән Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең иң яхшы белгечләре Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.