Шушы көннәрдә Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Гөлназ Шәвәлиева "М.И.Г." отряды волонтерлары белән берлектә акция үткәрде. Акциядә төрле категория гаиләләрдән 8 балигъ булмаган бала катнашты.
Биредә балалар үз куллары белән җимлекләр ясады, аларны учреждение территориясендә үсүче агачларга элде. Чараның максаты - тирә-якка сакчыл караш тәрбияләү.