Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшәүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Герой-шагыйрь Муса Җәлил тормыш көндәлегеннән" дип исемләнгән чара узды. Әлеге чара Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган иде.
Үзәк карамагындагылар М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында тыңладылар, аның шигырьләрен укыдылар, виктрина сорауларына җавап бирделәр.