Кичә Казанның Авиатөзелеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә шәхси эшмәкәр Юнысова вәкилләре 20дән артык эш урыны тәкъдим итте.
Биредә 35 мәшгуль булмаган граждан катнашты. Шуларның 5се алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар алды. 12 кешегә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре консультация үткәрде.