Социаль хезмәткәрләр җыелышы Теләче районында узды

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Теләченең "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин һәм районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова социаль хезмәткәрләр белән җыелыш оештырды.

       Әлеге җыелыш барышында 2016 елның гыйнвар аена нәтиҗә ясалды  һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге үзгәрешләр белән таныштырылды. Шулай ук җыелышта Россия эчке эшләр бүлегенең Теләче муниципаль районындагы бүлекчә житәкчесе А. Ф. Хайрутдинов һәм районның янгын күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Л. М. Хакимуллин катнашты. Алар терроризм, янгын куркынычсызлыгы һәм мошенниклар буенча аңлату эшләре алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International