Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе органнары, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хокукларын саклау аларга вакытында һәм тулысынча хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеге дәвам итә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Беренче урынбасары А. В. Песошин җитәкчелегендәге халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе, Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Республика өчьяклы комиссиясе каршындагы хезмәт хакын түләү, керемнәр һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру буенча Координация советы башкарган эш барышында Яр Чаллының төзелеш тармагында хезмәт кучы ике предприятие 241 хезмәткәр алдында 5,1 млн сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды.
Вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.