Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,85% тәшкил итә

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында эшсез гражданнар 17525 кешене тәшкил итә, бу узган атнага караганда 453 кешегә күбрәк. Хисап чоры ахырына эшсезлек дәрәҗәсе 0,85%ны тәшкил итә.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре 22587 вакансиягә ихтыяҗ белдергән. Бу атнада гына эш бирүчеләр 1893 вакантлы урын тәкъдим иткән.

Барлыгы хисап атнасында эшсез дип 1206 кеше танылган. Шуларның 483е эш урыныннан үз теләкләре белән киткән булса, 51е оешма бетү яки кыскартылу сәбәпле эшен калдырырга мәҗбүр булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International