Әлмәттә әниләр көнен билгеләп үттеләр

2015 елның 27 ноябре, җомга

Шушы көннәрдә «Әлмәт хатын-кызлар берлеге» оешмасы тәкъдиме буенча халыкны социаль яклау идарәсендә әниләр көненә багышланган кичә уздырылды.

Оешма рәисе, Ф. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте директоры Гузяль Еремеева әйтүенчә, әлеге чара йөрәк кушу буенча үткәрелде.

Бәйрәм уңаеннан әниләргә зур табын, концерт программасы тәкъдим иттеләр. «Әлмәт хатын-кызлар берлеге» оешмасы кичә кунакларына буләкләр тапшырды.

Әлеге чара кысаларында 90 яшьлек юбилее белән Екатерина Исламованы котладылар. Юбиляр тарфына җылы сүзләр яңгырады, аңа истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International