Балтач районында Халыкара әниләр көне кысаларында төрле чаралар үткәрелде.
Шушы көннәрдә районның мәдәният үзәгендә әниләр өчен бәйрәм чарасы оештырылды. Бирегә төрле категориягә караган 320 хатын-кыз чакырылган иде. Чараның тантаналы өлеше Балтач районы башлыгы Рамил Нутфуллинның чыгышыннан башланып китте. Ул Президент тарафыннан “Ана даны” медале белән бүләкләнгән Нуринер авылында яшәүче Зөлфидә Тлякованы һәм “Святость материнства” форумында катнашкан Ирина Петрованы котлады. Шулай ук район җитәкчесе Сардыган авылынга гомер кичерүче Гөлфия Даминованы да котлап үтте.
Котлаулардан соң гүзәл затларга халык театры Салиховның “Яр” әсәренә язылган спектаклен тәкъдим итте.