Шушы көннәрдә Бөрбаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нәзифә Барый кызы Барыеваны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр.
Юбилярны котлап Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимов, Балтач кулланучылар җәмгыяте рәисе Хәйретдин Шәйхетдиновлар изге теләкләрен җиткерделәр.
Ветеранга Президент Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.