Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә «Сәламәтлек паркы» дип исемләнгән экскурсия узды.
Чара "Кояшлы алан" паркында үткәрелде. Әлеге паркта вакытны файдалы үткәру өчен бар шартлар да тудыралган: футбол аланы, балалар мәйданчыгы һ.б.
Экскурсия барышында балалар рәхәтләнеп саф һавада спорт уеннары уйнадылар.