Шушы көннәрдә Балтач халыкка социаль хезмәт күрсәтүче «Наз» үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә «Социаль туризм» программасы кысаларында тернәкләнүче өлкәннәр һәм инвалидлар Габдулла Тукай музеенда экскурсиядә булдылар.
Бөек татар шагыйренең тормышы, иҗат юлы белән таныштырган материалларны, фотосурәтләрне кунаклар аеруча кызыклы дип тапты.
Әлеге чаралар өлкәннәребезгә татар халкының бөек шәхесләре белән якынрак танышырга мөмкинлек бирә.