Арча «Исток надежды» үзәге белгечләре әниләр көне оештырды

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Арча «Исток надежды» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре «Минем сөйкемле әнием» дип аталган чара уздырды.

Чараның төп максаты – балада әнигә һәм аның хезмәтенә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тәрбияләү.

Бәйрәмне  уен кораллары оркестры ачып җибәрде. Балалар әниләр өчен бүләкләр әзерләде, әниләр исә тәкъдим ителгән уеннарда актив катнаштылар.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балалар һәм ата-аналар арасында уңай мөнәсәбәтләр тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International