Менделеевск приютында террорчылык куркынычы турында әңгәмә узды

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау максатыннан Менделеевск «Камские зори» балалар һәм яшүсмерләр приютында «Террорчылык һәм экстремизм – дөнья куркынычы» дигән әңгәмә-күзәтү узды.

Балалар игътибарына терактларны кисәтү турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Тәрбиячеләр билгеләгәнчә, мондый җинаятьләрне булдырмас өчен уяу булу мөһим.

Оештыручылар яшьләрдә ватанга, якын-тирә кешеләргә буларак тиешле мөнәсәбәтне вакытында формалаштыруның әһәмиятен дә ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International