«Ялкын» приютында балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә чаралар үткәрелде

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан Бөгелмә «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта төрле чаралар узды.

Яшьләрнең хокукый белемнәрен арттыру максатыннан «Минем хокуклар»  клубы Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте белән берлектә «Мин – Россия гражданины» дигән дәрес үткәрде.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәту бүлекчәсе хезмәткәрләре яшүсмерләр белән берлектә интерактив дәрес оештырды.

«Яшь гвардия» оешмасы «Ялкын» балаларына боз сараенда шуу мөмкинлеге буләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International