Шушы көннәрдә Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә максатчан заезд узды.
«Ата-аналар университеты» программасы кысаларында кунаклар өчен психологлар чыгыш ясады.
Хокукый ярдәм көне уңаеннан очрашуда «Шатлык» үзәгенең юридик белгече катнашты. Ата-аналарның үзләрен кызыксындырган юридик соруларга җавап алу мөмкинлеге дә каралган иде.
Наркоманияне профилактикалау программасы кысаларында үзәк эшчеләре төркемле психологик дәресләр, төрле уеннар үткәрде.
Әниләр көненә багышланган «Тормыш бүләк иткәнең өчен рәхмәт, әни» социаль-анимацион чара әбиләр, әниләр һәм балаларның кәефен күтәрде, әниләр көненә үзенчәлекле бүләк булды.