Лениногорскның "Исток-Башлангыч" үзәгендә әниләр өчен концерт күрсәттеләр

2015 елның 27 ноябре, җомга

Лениногорскның "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү  комплекслы үзәге белгечләре әниләр көненә багышланган чара уздырганнар. Бирегә күп бала тәрбияләүче,  инвалид бала үстерүче һәм гаиләсе социаль куркыныч хәлдә булган әниләр чакырылган иде. Бәйрәм балаларда әниләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисен уяту максатыннан үткәрелде.

Бәйрәмнең бизәге булып Лениногрскның музыка-сәнгать педагогика көллияте студентларының чыгышлары торды. Концертны оештырып җибәрүдә шулай ук “Волонтер” хәйрия үзәге активистлары да зур ярдәм күрсәтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International