Бүген Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәт инструкторы Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында үзәк карамагындагы балалар өчен әниләр көненә багышланган чара үткәрде.
Чараның башында балалар белән гаилә һәм әниләр турында әңгәмә үткәрелде. Аннан соң укучылар парктагы әниләргә үз куллары белән эшләнелгән открыткалар бүләк итте.