Беренче министр урынбасары Министрлык эшчәнлеген контрольда тоты механизмнары хакында сөйләде

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

Бүген матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча "Татмедиа" Республика агентлыгы базасында көнкүреш өлкәсендә коррупция очраклары теркәлү мәсьәләләре буенча ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры беренче урынбасары Марат Гафаров катнашында брифинг узды. 

Үз чыгышында Марат Гафаров Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча ведомство Программасы расланганын һәм бу өлкәдә җитди эш алып барылганын асссызыклады. 

Шулай итеп, Министрлыгының рәсми сайтында дәүләт учреждениеләре турында мәгълүматлар, дәүләт хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре керемнәре һәм чыгымнары,  коррупциягә каршы тору өлкәсендә норматив хокукый актлар турында мәгълүмати материаллар урнаштырылган.

Моннан тыш, министрлыкның официаль сайтында интернет-кабул итү бүлмәсе дә булдырылган.  Анда сораулар язып калдырып, җавап алу мөмкинлеге бар.  Шунда ук Министрлык җитәкчеләренең элемтә өчен телефон номерлары һәм гражданнарны кабул итү вакытлары күрсәтелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International